2021 елның 22-24 гыйнварында Баулы шәһәрендә 2012 елгы командалар арасында «Дуслык Кубогы» хоккей турниры узды.
Ярышларда Баулы, Азнакай, Кукмара, Әлмәт, Уфа шәһәрләреннән командалар катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча «Ягуар» командасы беренче урынны яулады, тренер Д.Ф. Сәйфетдинов. «Иң яхшы капкачы» номинациясендә Наил Юскаев танылды.
Бүгенге казанышыбыз тагын да зуррак үрләргә якынаю юлының башы гына булуын телибез! Бәхет, үз көчеңә ышаныч һәм уңышлар!