2021 елның 24 гыйнварында Боз сараенда Кукмара муниципаль районы җитәкчеләре арасында туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган хоккей буенча матч узды. «Иң яхшы уенчы» номинациясендә Фәнис Нәбиев, «Иң кыйммәтле уенчы» номинациясендә Илсур Кашапов танылды.