Татарстанда умартачыларның квалификациясен күтәрү курслары узачак

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2021 елның 9 - 19 февралендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узачак. Дәресләрне үткәрүдә институт профессорлары, доцентлары, «Татарстан Республикасы аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Россельхознадзорның Республикасы буенча Идарәсе хезмәткәрләре катнаша.

Уку барышында умарталыкларны оештыру, бал  кортларын диагностикалау, дәвалау, аларда була торган йогышлы һәм йогышсыз авыруларны профилактикалау өчен җир алу буенча адымлы инструкция биреләчәк, умарта күчләренең биологиясе каралачак һәм умартачылыкны алып бару технологиясе яктыртылачак, шулай ук «Россия Федерациясендә умартачылык турында» 2020 елның 30 декабрендәге 490-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә умартачылыкны үстерүнең бурычлары һәм төп юнәлешләре турында сөйләнәчәк. Курсларда экологик чиста умартачылык продукциясе алу өчен заманча җайланмалар тәкъдим ителәчәк. Аерым игътибар умартачылык продукциясен органик җитештерүне оештыру мәсьәләләренә биреләчәк.

Уку кысаларында бал фестивале узачак, анда умартачылык продукциясе тәкъдим ителәчәк һәм бал дегустациясе уздырылачак.

Укулар түбәндәге адрес буенча уза:Казан,Оренбург тракты ур.,8, «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, тыңлаучыларны теркәү 9 февральдә 8:00 - 9:00 сәгатьтә булачак. Дәресләр көн саен 9.00 сәгатьтән 16.20 сәгатькә кадәр үткәрелә. Курслар бушлай, читтән  килүчеләргә тулай торакта урын бирелә. Белешмәләр өчен телефон:8(843) 277-81-67.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International