28 гыйнвар көнне Кукмара үзәк китапханәсенә «АНО «ЦСП «НАЗ» үзәгендә ял итүче пенсионерлар килде. Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Китапханә - җылы утрау»дип исемләнгән күзәтү экскурсиясе оештырылды һәм үткәрелде. Хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Пахомова Валентина Геннадиевна абонементның эше турында җентекләп сөйләде, анда һәр ай саен яңартыла торган китап-иллюстратив күргәзмәләр, китап яңалыклары белән танышырды. Аннары кунакларга уку залына үтәргә тәкъдим иттеләр. Уку залы китапханәчесе Салимова Тәскирә Харис кызы Үзәк китапханә тарафыннан язылган газета - журналларга күзәтү үткәрде.