Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы чаралары кысаларында Кукмара муниципаль районындагы "Милосердие"мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә "Безнең туган тел" дигән темага тәрбияче Абдуләхәтова Фәйрузә Габделхәевна дәрес үткәрде. Әлеге дәреснең максаты-Ватанга, туган телгә, шулай ук башка телләргә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.
Дәрес башында балалар зур кызыксыну белән глобуста диңгез һәм океаннар, урманнар һәм тигезлекләр, таулар һәм чүлләр, ә иң мөһиме – туган илне табып күрсәттеләр. Безнең һәм башка ил кешеләре нинди телдә сөйләшәләр, ни өчен аларга тел кирәк, ни өчен үз телләрен белергә һәм сакларга кирәклеге турында фикер алыштылар. Бөек рус һәм татар шагыйрьләренең туган тел турында цитаталары, мәкальләртыңланды. «Сүзләр уены», «Күп мәгънәле сүзләр» дигән темага уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Дәрес ахырында, аягүрә басып, Россия Федерациясе гимнын тыңладылар.
Үзәктә тернәкләнүче балалар, туган телләренә генә түгел, ә дөньяның барлык телләренә хөрмәт белән карарга кирәклеген аңладылар. Моның өчен аларга белем алырга, дөрес сөйләшә һәм яза белергә кирәк. Шул вакытта гына үз илеңнең теленә карата ихтирамлы мөнәсәбәт чагыла.