2021 елның 26-28 гыйнварында Казан шәһәрендә тренер Альберт Закиров җитәкчелегендә «Зилант» спорт мәктәбенең йөзү бүлеге тәрбияләнүчеләре йөзү буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында катнаштылар. Җыелган очколар суммасы буенча Алсу Зайцева ТР җыелма командасы составына керде һәм 23-26 февральдә Саранск шәһәрендә Идел буе федераль округы беренчелегендә чыгыш ясаячак. Алсуны бу югары казанышлары белән котлыйбыз һәм Идел буе федераль округы Беренчелегендә уңышлар телибез.