Китапханә дәресе “Китапханәгә рәхим итегез!”

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

3 февраль көнне балалар китапханәчесе Хафизова Гөлфия 3 нче мәктәпнең 1г сыйныф укучылары өчен “Китапханәгә рәхим итегез!” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Беренче сыйныф укучылары китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылдылар: китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән таныштылар, китапларны ничек сайларга һәм китапханәдә үзеңне ничек тотарга. Балалар һәр китапның үз урынында торуын һәм китапның нинди принцип буенча китапханәдә урнашуын белделәр. Әкият викторинасы сорауларына зур кызыксыну белән җавап бирделәр, табышмакларга җаваплар таптылар һәм өйгә укырга китаплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International