Әңгәмә “Милли киемнәр- халкыбызның күңел җәүһәрләре”

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Татар халкы элек - электән матур итеп киенергә яраткан матурлыкка омтылган. Шуны истә тотып Зур Кукмара авылы китапханәчесе “Шатлык” балалар бакчасына йөрүче балалар белән татар халкына хас булган әлеге сыйфатларны тәрбияләү максатыннан “Милли киемнәр- халкыбызның күңел җәүһәрләре” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Балаларга түбәтәй, калфак, күлмәк, камзул, билбау, читек һәм бизәнү әйберләре турында мәгълүмат бирелде. Соңыннан әлеге тема буенча сорау- табышмаклар әйтелде. Алар киләчәктә татар халкының милли киемнәрен, йолаларын сакларга сүз бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International