«Туган телнең бәллүр чишмәсе" шигырь конкурсы

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

4 февральдә балалар китапханәсендә Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган «Туган телнең бәллүр чишмәсе" дип исемләнгән шигырь конкурсы үткәрелде. Конкурста 7 нче номерлы «Кыңгырау» балалар бакчасы һәм аларга беркетелгән Манзарас, Кәчимир һәм Киндер Күл авылларының аз комплектлы балалар бакчалары катнашты. Китапханәче Фирдания Закирова балаларга туган телнең аһәңлеге, һәр милләтнең үз теле булуы, милли гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре  турында сөйләде. Балалар рус, татар, удмурт һәм мари телләрендә шигырьләр укыды. Конкурска жюри нәтиҗә ясады. Барлык катнашучыларга грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International