Аш-Буҗи авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Барысы да кызыклы» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Дәрес барышында балалар периодикның, вакытлы басмаларның нәрсә икәнен, газетаның журналдан нәрсә белән аерылуын, эчтәлеге буенча нинди журналлар булуын, «мөхәррир», «тираж», төшенчәсе белән танышуларын, балалар өчен китапханә нинди журналлар язуын белделәр.