2021 нче елда Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, «Демография»милли проекты кысаларында озак вакытлы карау системасын кертү эшен дәвам итә.
«Тылсым» комплекслы үзәге белгече һәм Кукмара үзәк район хастаханәсе гериатры белән берлектә 2021 нче елның икенче февралендә дүрт карала торган гражданга патронаж үткәрелде. Белгечләр Олыяз һәм Вахитов кебек ерак авылларда булдылар. Хезмәт күрсәтүчеләр кунаклар килүенә бик шат иде, чөнки өлкәннәр өчен игътибар бик кыйммәтле.
Визит барышында медицина тикшерүе, комплекслы гериатрик бәяләү үткәрелде, ул хезмәт күрсәтүченең психо-эмоциональ халәтенең барлык ресурсларын һәм йомшак якларын ачыклады.
Комплекслы үзәк белгече өлкән яшьтәге гражданның (инвалидларның) торак урынын адаптацияләү мәсьәләсе буенча кабат консультация үткәрде. Инвалид креслаларында хәрәкәтләнуче социальль хезмәт алучыларнын туганнарына биек тупсаларны бетергә кирәклеген искә төшерде. Якын киләчәктә элеге авырлыклар бетер дип ышанып калабыз.