«Татар милли киемнәре белән танышу»

2021 елның 5 феврале, җомга

Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Туган тел һәм халык бердәмлеге елы» һәм «Безнең куллар-эш өчен» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында «Татар милли киемнәре белән танышу» дигән дәрес узды.

     «Татар костюмы тарихы» дигән презентация тәкъдим ителде, «Идел буе курчаклары» күргәзмәсе әзерләнде.

     Мондый дәресләр балаларда Татарстан Республикасында яшәүче халыклар турында күзаллауны баета. Татар милли киемнәре һәм татар орнаменты белән таныштыра. Балаларның иҗади сәләтләрен, сәнгать тәмен үстерә.

     Балалар безнең республикада барлык халыкларның да дус һәм тату яшәвен билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International