«Йолдызлы сәгать» уен программасы

2021 елның 5 феврале, җомга

5 февраль көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Алсу Баһавиева Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 6а сыйныф укучылары өчен «Йолдызлы сәгать» уен программасын үткәрде. Уен барышында балалар ике командага бүленде. Уен берничә турда узды, аларның һәркайсында сораулар һәм биремнәр күп булды. Балалар барлык биремнәрне дә уңышлы үтәделәр, белемнәрен сынадылар һәм ныгыттылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International