Россия Эчке эшләр министрлыгында тикшерү бүлеге оешуга 50 ел тулды.
Катлаулы, социаль яктан гаять әһәмиятле һәм җаваплы һөнәр ияләре - тикшерүчеләрнең хезмәте хакында сүз кузгатуга, дәлилләр җыю, фактларны исбатлау белән баштанаяк эшкә чумган полиция хезмәткәрләре күз алдына килә. Гаепләнүчеләрдән сорау алу, экспертизалар билгеләү, тикшерү-оператив төркем эшен оештыру өчен дә тирән белем һәм күнекмәләргә ия булу, төгәллек, һәр сүз һәм гамәл өчен җавап тота белү сорала.
Кукмара районында тикшерү бүлеге белән төрле елларда Альберт Ганиев, Заһит Сафин, Илшат Вәлиев, Анатолий Кондратьев, Нурсил Дмитриевлар җитәкчелек итә. 2008 елдан тикшерү бүлеге җитәкчесе вазыйфасын полиция подполковнигы Айдар Бариев алып бара.
-Һәр ситуациягә дөрес бәя бирә, кеше күңеленә үтеп керә белгән хезмәткәр генә ялганны чынбарлыктан аера, шик астына алынучы, зыян күрүчеләр һәм аларның яклаучылары белән уртак тел таба һәм үзен “мин – тикшерүче” дип әйтә ала, - ди ул. – Безнең коллектив үзара дус, бердәм. Өлкән тикшерүче Эльвира Закирова, Розалия Мифтаховалар хокук сагында инде дистә елдан артык хезмәт итәләр, тикшерүчеләр Роберт Юнысов, Айрат Богданов, Марсель Ягудиннар да үз эшләрен зур җаваплылык тоеп башкаралар. Егет-кызларның һәрберсе тәүлекнең теләсә кайсы вакытында хезмәттә булырга һәм тикшерү эшләре алып барырга, җинаять, юл-транспорт һәлакәте урыннарына чыгарга әзер. Мин аларның хезмәтеннән бик канәгать. Узган елның 12 аенда тикшерү бүлеге тарафыннан производстводагы 184 җинаять эшенең 84е тикшереп судка җибәрелде. Быел исә бүгенге көнгә кадәр 50 җинаять эшенең 22се судка китте.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең җитәкчесе, полиция полковнигы Зөфәр Гарәфиев та тикшерү бүлегенең эшчәнлеген уңай бәяләде:
-Тикшерүче ул – эчке эшләр органнарының вәкаләтле заты, җинаять эшен алып баручы. Әлеге бүлек хезмәткәрләре алдында барлык җинаять эшләрне тикшереп, төбенә төшеп, дәлилләр туплап, объектив бәя биреп суд хөкеменә тапшыру мәсьәләсе тора. Бүлек белән акыллы, горамоталы, үз эшен бик яхшы белүче хезмәткәр - Айдар Таһир улы җитәкчелек итә. Алга таба да бердәм булып эшләргә язсын, - ди ул. - Барысын да бәйрәм белән котлыйм, сәламәтлек, эшләрендә, тормышларында уңышлар, иминлек телим.