7 февральдә Татарстан Республикасы гербын кабул итү көне билгеләп үтелә. Бу көн хөрмәтенә Аш-Бузи авылы китапханәчесе 2 нче сыйныф укучылары өчен “Символлар нәрсә сөйли” дигән мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында балалар герб тарихы белән таныштылар, Татарстан Республикасы гербында символларның әһәмияте турында белделәр. Аннары балалар гербны аның төп төсләренә буядылар.