Ошь-Юмья авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен Әфганстан демократик республикасыннан совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган «Әфганстан: мәңгелеккә киткән көннәр» дип исемләнгән патриотик сәгате үткәрде. Балалар “Әфганстан: хәтер исән” дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар, видео карадылар.