2021 елның 5-6 февралендә Усады авылында «Зилант» спорт мәктәбенең самбо һәм билбау көрәше бүлеге тәрбияләнүчеләре 2001-2003 елларда туган яшүсмерләр һәм яшүсмер кызлар арасында билбау көрәше буенча ТР Беренчелегендә катнаштылар. Егетләр арасында 57 кг авырлык категориясендә Максим Исаев (4 нче мәктәп) һәм Антон Платонов бронза призерлары булдылар, кызлар арасында 52кг авырлык категориясендә Ангелина Николаева ( КФУ) көмеш призер булды. Спортчыларыбызны һәм аларның тренерлары Марс Бәдертдинов, Энҗе Юсупованы яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.