2021 елның 7 февралендә «Зилант» спорткомплексында Хәкимов Рәшит истәлегенә йөзү буенча IX ачык турнир булып узды. Ярышларда Кукмара, Арча, Мамадыш,Кама Тамагы, Балтач,Балык Бистәсе командалары -200гә якын бала катнашты. Кукмара районы данын «Зилант» спорт мәктәбе тренерлары Эдуард Хөсәенов, Альберт Закиров, Рамилә Газизъянова, Римма Рәхмәтуллина, Эльвира Шәймәрданова, Алексей Гоглевның шәкертләре яклады. Алар 87 мөмкинлектән 55 медаль яулады. Бу-22 алтын, 23 көмеш һәм 10 бронза. Тимур Захаров, Таңсылу Рәхимҗанова, Әмир Михайлов, Никита Данилов, Эмиль Степанов, Энҗе Усманова, Чулпан Мотыйгуллина, Кәрим Шәфигуллин, Алмаз Галимуллин, Евгений Бурмистров, Алия Сафина, Азалия Шаһиева, Андрей Данилов, Полина Поткина, Эдуард Кругляков, Алсу Зайцева, Булат Гыйниятов алтын медальләр яулады. Көмеш призерлар: Рүзәл Мигразов, Сәидә Фәйзуллина, Энҗе Усманова, Руслан Минһаҗев, Ильяс Гафиятуллин, Александр Ишмикеев, Данис Яруллин, Алия Сафина, Ислам Фәттахов, Сәйдәш Камалиев, Мария Федотова, Никита Вәлиев, Гөлзада Рәхимҗанова, Ләйсән Хөснетдинова, Мәрьям Сафина, Раниф Аюпов, Азалия Шаһиева, Алсу Зайцева. Искәндәр Ганиев, Алинә Галиева, Илья Касаткин, Данил Сабирҗанов, Булат Сибгатуллин, Аида Гришина, Кәрим Шәфигуллин,Раниф Әюпов,Анастасия Семенова, Чулпан Мотыйгуллина бронза призерлары булдылар. Ярышларда җиңүчеләр, призерлар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.