2021 елның 7 февралендә «Ялкын» спорт комплексында Әфганстан Республикасыннан Совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган III ачык турнир булып узды.

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

2021 елның 7 февралендә «Ялкын» спорт комплексында Әфганстан Республикасыннан Совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган III ачык турнир булып узды. Әфган сугышында катнашучыларга һәм ветераннарга, турнир кунакларына сәламләү сүзе белән КМР башкарма комитеты җитәкчесе Азат Харис улы Гарифуллин, Әфганстандагы сугыш инвалидларының Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк оешмасы рәисе Альберт Кукаркин чыгыш ясады. Турнирда Казан, Кукмара, Чистай, Биектау, Яшел Үзән, Урыссу,В.Аланы, Яр Чаллы, Сарман, Актаныш,Шәмәрдән, Әлмәт шәһәре, Киров шәһәре, Башкортостан Республикасы(Илеш районы, Нефтекамск шәһәре) шәһәрләреннән 130 артык спортчы катнашты. «Зилант» мәктәбенең самбо бүлегеннән Марес Бәдертдинов, Данил Шиһапов һәм Альберт Шәңгәрәев шәкертләре катнашты. 35 кг. га кадәрге үз яшь төркемендә Гадел Ганиев(гимназия) җиңүче булды. 58кг га кадәрге үлчәү категориясендә Инсаф Кәримов(Манзарас урта мәктәбе) көмеш медаль яулады. Бронза призерлар: Никита Кошкин (32 кг, 4 Кукмара урта мәктәбе), Малик Бәдертдинов(46 кг, гимназия), Богдан Григорьев(53кг, Сосновка шәһәре гимназиясе), Рузил Тимербаев(71+ кг, Туембаш мәктәбе), Айрат Хисмәтов(38кг, лицей). Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле грамоталар һәм медальләр, Әфган сугышы ветераннары кулыннан акчалата призлар белән бүләкләнделәр һәм бүләкләүдән соң истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International