Әдәби-музыкаль кичә: “Фәнис Яруллинны искә алу”.

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

9 февраль көнне, танылган татар язучысы Ф.Яруллинның туган көнендә, үзәк китапханәнең уку залы китапханәчесе Сәлимова Т. Х., "НАЗ "ҮСП" коммерцияле булмаган автоном оешмасы пенсионерлары өчен, "Фәнис Яруллинны искә алу"дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрде. Чара барышында Тәскирә Харис кызы ял итүче пенсионерларны язучы, шагыйрь, прозаик һәм драматург тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Аның татар әдәбиятына керткән зур өлеше, аның дәрәҗәле әдәби премияләре турында сөйләде. Чара ахырында ял итүчеләр Ф. Яруллин сүзләренә җырлар җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International