"Идел буе халыкларының хәрәкәтчән уеннары ярминкәсе"

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

9 февраль көнне «Ромашка» балалар бакчасында Туган тел һәм Халык бердәмлеге елына багышланган «Идел буе халыкларының хәрәкәтчән уеннары ярминкәсе» булып узды. Балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова балаларга туган телгә, халык иҗатына, гореф-гадәтләренә сакчыл караш тәрбияләү кирәклеге турында сөйләде. Идел буенда төрле милләт кешеләре яши. Һәр халыкның үз уеннары, бәйрәмнәре, җырлары, әкиятләре бар. Балалар татар, рус һәм удмурт киемнәрендә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте, "Түбәтәй", "Йөзек салыш", "Урындыклар", "Круген бергаса", "Сукыр так", "Гуси – лебеди", "Горелки с платочками" уеннарын һәм  "Мин яратам сине Татарстан" бию флешмобын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International