Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә һәм катнашучыларга кызыксындыру бүләкләре тапшырылачак.
Кукмара районы укучылары «Мин һәм кулланучылар хокукларын яклау " дигән балалар рәсемнәре конкурсында катнашырга чакырыла. Бу хакта ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органында хәбәр иттеләр.
Рәсемнәр конкурсы 15 мартта билгеләп үтелүче Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында үткәрелә.
Быел Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне «пластик материаллар белән пычрануга каршы көрәш» («Tackling Plastic Pollution») девизы астында узачак.
Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә һәм катнашучыларга кызыксындыру бүләкләре тапшырылачак.
Эшләр 2021 елның 9 мартына кадәр Кукмара районы 422110, Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 28 йорт адресы буенча кабул ителә. Белешмәләр өчен Телефон (84364) 2-60-75.
Тулырак мәгълүмат: http://kukmor-rt.ru/news/poslednie-novosti/shkolniki-kukmorskogo-rayona-priglashayutsya-k-uchastiyu-v-konkurse-risunkov-ya-i-zashchita-prav-potrebiteley