“Хәрби һөнәрләр”

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Кукмара районының “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә “Хәрби һөнәрләр” дип аталган әңгәмә уздырылды. Әлеге тема буенча презентация әзерләнгән иде. Аннан соң балалар актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр. Ә "Дөрес җавапны сайла" биреме алган белемнәрне ныгытырга,  балаларга хәрби һөнәрләрнең уңай якларын һәм минусларын ачыкларга ярдәм итте.

     Бу дәреснең темасын сайлау бик актуаль, чөнки бүген патриотлык хисе җитди сынауларга дучар ителә. Ватан үзгәрде, аның үткәне яңадан карала, аның хәзерге торышы борчый һәм киләчәктәге билгесезлеге сагайта. Әлеге әңгәмә белем бирү һәм тәрбия юнәлешенә дә ия, чөнки тәрбияләнүчеләрдә гражданлык позициясе һәм өлкән буынга карата хөрмәт формалаштыруга, шулай ук күзаллауларны киңәйтүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International