Әдеби -музыкаль кичә «Туган илнең тугрылыклы улы”.

2021 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

11 февраль көнне Ч.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары өчен, үзәк китапханә китапханәчесе Л. Р. Саттарова М. Җәлилнең 115 еллыгына багышланган "Туган илнең тугрыклы улы" дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрде. Чара барышында Лилия Рәис кызы слайд-презентация ярдәмендә шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты, фронт көннәре, фашист тоткынлыгында үткәрелгән куркыныч вакытлары турында сөйләде. Гимназия укучылары һәм "Салават күпере"иҗат берләшмәсенә йөрүчеләр шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, яттан сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International