"Иң татлы тел туган тел" бәйрәме

2021 елның 12 феврале, җомга

12 февраль көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова «Йолдызлык» балалар бакчасының «Почемучки» урта төркеме балалары өчен «Иң татлы тел, туган тел»дип исемләнгән туган тел бәйрәме үткәрде. Ул балаларны туган тел көне тарихы, татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, телдән халык иҗаты китаплары белән таныштырды. Аннан соң балалар "Түбәтәй", "Йөзек салыш" татар халык уеннарын уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр, "Туган телем"бию флешмобын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International