«Фән һәм технологияләр елы» чаралары планы кысаларында хезмәт буенча инструктор Шәймәрданов Нурсил Нургали улы һөнәри остаханәдә «Үз кулларың белән антенна ясау» дигән дәрес үткәрде.

2021 елның 13 феврале, шимбә

     2021 нче елның 12 нче февралендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә  «Фән һәм технологияләр елы» чаралары планы кысаларында хезмәт буенча инструктор Шәймәрданов Нурсил Нургали улы һөнәри остаханәдә «Үз кулларың белән антенна ясау» дигән дәрес үткәрде.

     Бу дәрестә малайлар мавыгып кул астындагы материаллардан антеннаны конструкцияләү белән шөгыльләнделәр. Иң мөһиме, аларның нәтиҗәсе шаккатырды. Үз куллары белән ясаган антенна ярдәмендә алар 20 бушлай телевидение каналын карый алдылар.

    Алар өйләренә кайткач, әти-әниләренә үзләренең нәтиҗәләре турында сөйләячәкләр. Үз кулларың белән ясалган антенна кибеткә караганда арзанрак бит. Балалар малайлар өчен бик файдалы хезмәткә өйрәнүдән канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International