2021 елның 14 февралендә Киров өлкәсе Нократ Аланы шәһәрендә һәм Социалистик Хезмәт Герое Ф.И. Трещевның 100-еллыгына һәм юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү кысаларында «Без юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәбез» дигән хоккей буенча турнир узды. Ярышларда Кукмара, Нократ Аланы, Шуни, Мари – Төрек шәһәрләреннән 4 команда катнашты. Тренер Таһир Нурмөхәммәтов җитәкчелегендәге «Олимп» командасы беренче урынны яулады.