"Китап-белем чишмәсе" китапханә дәресе

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

16 февраль көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова Түбән Өскебаш урта мәктәбенең 2-4 сыйныф укучылары өчен "Китап-белем чишмәсе"дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Балалар китапханәче белән бергә китапханә буйлап сәяхәт итте: абонементның нәрсә икәнен белде, китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән танышты, китапларны ничек сайларга һәм китапханәдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген белде, китаплар һәм журналлар карады. Балалар «Кызыл китап»  белән танышты, китапка кертелгән сирәк һәм юкка чыккан хайваннар турында белде. Г. Тукайның «Китап» шигырен укыды һәм «Кулыгызга  китап алыгыз!» дип исемләнгән видеоклип карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International