«Безнең хәтердә» хәтер дәресе

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

16 февраль көнне балалар китапханәсе хезмәткәре Нурия Гайнетдинова 3нче мәктәпнең 6б сыйныф укучылары өчен «Безнең хәтердә» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрде. Ул балаларны Әфганстандагы сугышның тарихи вакыйгалары белән таныштырды, катлаулы шартларда батырлык күрсәтүләре, хәрби антка һәм бурычка тугрылык саклап калулары турында сөйләде. Ул «Әфган сугышында һәлак булганнар истәлегенә» дигән презентация белән үрелеп барды. Чара китапларга күзәтү, «Хәтерлибез» видеоролигын һәм “Әфганстан турында" видеоклипын карау белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International