14 нче февралендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә Изге Валентин көненә багышланган чара уздырылды.

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

2021 нче елның 14 нче февралендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә Изге Валентин көненә багышланган чара уздырылды.

    Бу көн барлык гашыйклар бәйрәме булып санала. Безнең илгә бу бәйрәм күптән түгел генә, туксанынчы еллар уртасында килде һәм төрле яшьтәге кешеләргә гашыйк булды. Шуңа күрә аны башка кешегә үз мәхәббәтен һәм дуслыгын белдерергә теләгән һәркем үз бәйрәме дип саный.

    Бу бәйрәм уңаеннан балалар «Йөрәк-кулларында»  дигән кечкенә сувенирлар әзерләделәр.

    Һәр бала үз эшләрен төгәл башкарырга тырышты. Балаларның күбесе әниләр өчен сувенирлар әзерләделәр. Сувенирлар матур килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International