15 февраль көнне театр бүлеге укытучысы Хабибуллина Дания Расиховна 2 нче сыйныф укучылары белән ачык дәрес үткәрде. Дәреснең төп этюдлары, иҗади фикер чыганагы буларак, театр этюдлары булды. Дәрес барышында иң мөһиме-коллективта микроклимат, педагог һәм тәрбияләнүчеләр арасында үзара мөнәсәбәтләр булды. Балалар бик теләп күнегүләр ясадылар, үзләренең иҗади сәләтләрен, фантазияләрен күрсәттеләр.