12 февраль көнне Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган "Созвездие - Йолдызлык" эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең мәктәп туры узды. Фестивальдә музыка бүлеге "Вокал"фәннәре буенча укучылар катнашты. Мәктәп этабында катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнде