Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Мөмкинлекләре чикле балаларга теплица» проектын тормышка ашыру кысаларында эш дәвам итә.
Агротерапия-сәламәтлекләре какшаган балаларны тернәкләндерүнең яңа ысулы. Балалар хезмәткә, табигатькә тартыла, табигатькә сак караш тәрбияләнә. Безнең үзәктәге тәрәзәләрдәге бакча бик күңелле шөгыль, бигрәк тә кыш һәм яз айларында, табигать бүләкләреннән авыз итеп кенә калмыйча, яшеллекнең төсләренә дә карыйсы килә.
- Кышкы чорда, балаларда витаминнар кытлыгы җиткәндә, без төркемдә яшел суган үстерәбез. Балалар суган утыртуда бик теләп катнашалар, аның ничек үсүен кызыксынып күзәтәләр, - ди тәрбияче Гөлфия Яковлева.
Тәрәзә төбендә яшеллек үстерү балаларда танып-белү һәм иҗади сәләтләрен үстерә һәм аларга шатлык китерә.