17 февраль көнне «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» акциясе кысаларында балалар китапханәсендә «Аларның исемнәрен хәтерлә» дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрелде. Кукмара шәһәренең А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 3б сыйныф укучылары катнашты.
Китапханәче Гөлфия Хафизова Ватан сугышы геройлары турында сөйләде. Балалар Леня Голиков, Марат Казей, Зина Портнова, Лара Михеенко һәм Бөек Ватан сугышы елларында үз гомерләрен биргән башка пионерларның батырлыклары белән танышты. Өлкәннәр белән беррәттән алар разведкага йөри, мөһим мәгълүматлар алып кайта, дошман поездлары, машиналар, күперләр, складлар шартлата. Аларның һәр батырлыгын Ватан орденнар һәм медальләр белән билгеләп үтте.
Бу чара беркемне дә битараф калдырмады. Соңыннан балалар видеоклип карады һәм «Без горурланабыз, без хәтерлибез» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танышты.