2021 елның 15-17 февралендә Зәй шәһәрендә А.В.Тарасов исемендәге «Алтын алка» клубының яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының республика этабы финалы узды

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

2021 елның 15-17 февралендә Зәй шәһәрендә А.В.Тарасов исемендәге «Алтын алка» клубының яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының республика этабы финалы узды. Ярышларда 8 команда катнашты: «Биектау» Биектау, «Яшьлек» Зәй, «Торнадо» Чистай, «Алтын Алка» Апас, «Ягуар», Кукмара, «Айсберг» Менделеевск, «Соколы» Азнакай, «Ак Бүре» Казан. Командалар төркемнәр буенча уйнадылар. Уен нәтиҗәләре буенча тренер Илдар Ганиев җитәкчелегендәге «Ягуар» командасы беренче урынны яулады. Командага 100 мең сумлык сертификат һәм кәшәкәләр комплекты тапшырылды. Чын күңелдән «Ягуар» командасын һәм тренер Илдар Ганиевны җиңүләре белән котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International