Зур Кукмара авылы китапханәчесе яшүсмерләрнең сәламәтлекләренә уңай мөнәсәбәтен булдыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, фельдшерлар һәм мәктәп коллективы белән берлектә “Начар гадәтләр” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Очрашуда балалар сагыз чәйнәү, кока-кола, компьютер уеннары куллану кебек зарарсыз гадәтләрнең сәламәтлеккә зыян китерә торган гадәтләргә керүен белделәр. Тәмәке тарту һәм алкоголь кебек тискәре гадәтләргә аерым игътибар бирелде.