18 февраль көнне балалар китапханәсе "Йолдызлык" балалар бакчасы белән берлектә "Туган телем – иркә гөлем" дип исемләнгән туган тел бәйрәме үткәрде. Балалар китапханәсе хезмәткәре Фирдания Закирова балаларны туган тел көне тарихы, халык иҗаты китаплары белән таныштырды. Һәр халыкның үз кабатланмас мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләре, яшәү рәвеше, һәм, әлбәттә, теле бар. Һәр тел үзенчә матур. Аннан соң балалар милли киемнәрдә шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, биеде, хәрәкәтле уеннар уйнады.