16 февраль көнне Кукмара балалар музыка мәктәбендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган, Бөек татар җырчысы Илһам Шакировның туган көненә һәм иҗатына багышланган "Моң чишмәсе" дип исемләнгән концерт булды. Концерт программасында укучылар һәм укытучылар башкаруында «Тоннәрем йөкысыз үтә», «Әдрән диңгез», «Чыгарсынмы каршы алырга», «Эзләдем бәгърем сине», «Ак калфак», "Ай былбылым", "Туган тел» һәм башкалар әсәрләр яңгырады. Алып баручы музыка белгече Семенова С.В. Концертка А.М. Булатов исемндәге күппрофильле лицейның 7 А сыйныф укучылары чакырылды.