Бүген Манзарас авылың С.А. Әхтәмов исемендәге башлангыч сыйныф укучылары балалар китапханәсендә кунакта булды. Китапханәче Алсу Баһавиева китапханә буенча экскурсия үткәрде. Балалар китапханәдән һәм китаплардан файдалану кагыйдәләре, китап күргәзмәләре, төрле зоналар белән танышты, төрле уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнашты, табышмакларга һәм викторина сорауларына җавап бирде.