«Кошлар өчен җимлекләр ясау»

2021 елның 19 феврале, җомга

            2021 елның 19 февралендә  Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә столяр остаханәсендә хезмәт буенча инструктор Шәймарданов Нурсил Нургали улы  «Кошлар өчен җимлекләр ясау» дигән темага ачык дәрес уздырды.

      Әлеге дәреснең максаты-столяр эш күнекмәләрен үстерү, тәрбияләнүчеләрне кул астындагы материаллардан кошлар өчен җимлекләр ясарга өйрәтү. Шулай ук мондый дәресләр хәтер, фикерләүне, игътибарны үстерә, үз хезмәтеңә сакчыл караш, табигатькә мәхәббәт тәрбиялиләр.

    Дәрес башында хезмәт буенча инструктор кораллар белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасын искә төшерде. Дәрес барышында балалар агачның нинди төрләрен кабатладылар, столяр эшләнмәләрне тоташтыру ысулларын, кадакларның күләмен искә төшерделәр. Аннан соң балалар эшкә кереште,җимлекнең детальләре алдан ук әзерләнгән иде.

    Дәреснең темасы бик актуаль, шуңа күрә балалар бик теләп эш башкардылар. Әзерләнгән җимлекләрне балалар агачларга урнаштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International