19 февраль көнне балалар китапханәсендә «Тамчы» клубының чираттагы дәресе – “Зур һәм киң күңеллеләр” дип исемләнгән экологик дәрес үткәрелде. Балалар бу диңгездә яшәүче хайваннар турында бик күп кызыклы мәгълүмат белде. Балалар зур кызыксыну белән күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар һәм журналлар белән танышты. Укучылар дәрестә алган белемнәрен “Бу кызык” тестының сорауларына җавап биреп тикшерде. Экологик очрашу ахырында балалар кит – диңгездәге гаҗәеп тормыш символы, зур һәм куәтле, әмма шул ук вакытта якланмаган дигән нәтиҗәгә килделәр. Бу хакта истә тотарга кирәк…