«Син-безнең дустыбыз, туган тел» бәйрәм

2021 елның 19 феврале, җомга

19 февраль көнне «Гөрләвек» балалар бакчасында Халыкара туган тел көненә багышланган «Син-безнең дустыбыз, туган тел» дип исемләнгән бәйрәм узды. Балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова балаларга туган телгә, халык иҗатына, гореф-гадәтләренә сакчыл караш тәрбияләү кирәклеге турында сөйләде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар матур татар, рус һәм удмурт киемнәрендә татар халык уены "Түбәтәй", удмурт халык уены "Италмас", рус халык уены "Алтын капкалар" уйнады, әйлән - бәйлән биюләр башкарды, флешмоб күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International