Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Медицина сәгате» дигән чираттагы дәрес узды.
Бу дәрес яшүсмер егетләр гигиенасына багышланган иде. Дәрестә өлкән шәфкать туташы Габдерахманова Индира Габдулбар кызы балаларга организмда нинди үзгәрешләр күзәтелүен һәм сәламәт булып үсәр өчен бу вакытта үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты.