Ватанны саклаучылар көне алдыннан Югары Кузмис авылы китапханәсендә “Югары бурыч - Ватанны саклаучы” дигән патриотик сәгать булып узды. Чара барышында китапханәче катнашучыларга бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре, хәрби бүләкләр һәм һөнәрләр, кораллы көчләр төрләре турында сөйләде. Балалар үзләре яшәгән вакытта бәйрәмнең берничә тапкыр исемен үзгәртүен, һәр киләсе исемне аңлатуын белделәр. Ә викторинада катнашып, яхшы эрудиция һәм зирәклек күрсәттеләр.