«Кояшкай» балалар бакчасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган “Идел буе халык уеннары буенча мастер-класс” үткәрелде. Балалар китапханәсе китапханәчесе Фирдания Закирова балаларга туган телгә, халык иҗатына, гореф-гадәтләренә сакчыл караш тәрбияләү кирәклеге турында сөйләде, китапларга күзәтү үткәрде. Идел буенда төрле милләт кешеләре яши. Һәр халыкның үз уеннары, бәйрәмнәре, җырлары, әкиятләре бар. Балалар төрле халык биюләрен биеп күрсәтте: татар -"Чума үрдәк, чума каз", удмурт - "Водяной", рус - "Гори - гори ясно", мари - "Биляши".