Төркиянең Казандагы Генконсулы Кукмарага эш визиты белән килде

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Очрашу барышында район башлыгы һәм төрек дипломаты Кукмара муниципаль районының инвестицион паспорты турында сөйләштеләр.

Бүген Кукмарага эш визиты белән Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан килде.

Төрек дипломаты Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев белән очрашты. Очрашу барышында Кукмара муниципаль районының инвестицион паспорты турында сүз булды. Сергей Димитриев районның республика алдындагы казанышларын аерым ассызыклады, авыл хуҗалыгы, сәнәгать, белем бирү, мәдәният һәм спорт өлкәләрендәге уңышларга тукталды. Район башлыгы һәм Төркиянең Казандагы генконсулы киләчәктә хезмәттәшлек перспективалары турында да фикер алыштылар.

Шуннан соң Исмет Эрикан шәһәрнең сәнәгать предприятиеләре белән танышты.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International