Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә тернәкләнү узучы балалар өчен «Кино Макс» кинотеатрына бару зур һәм шатлыклы вакыйга булды.
Балалар бик теләп 3D форматтагы «Конек - Горбунок» нәфис фильмын карадылар. Зур экранда, гүзәл залда һәм дуслар белән бергә фильмны карау- икеләтә бәйрәм. Балалар өчен попкорн һәм сок белән сыйлану да күңелле бонус булды.
Балалар тернәкләндерү үзәгенә әйләнеп кайткач, алар каралган фильм һәм, гомумән, күңелле сәяхәт турында фикер алыштылар.
Мондый күмәк чаралар балаларны якынайта, ә уртак фикер алышулар дөньяга караш һәм чынбарлыкка караш формалаштырырга ярдәм итә.
Балаларыбызга зур шатлык алып килгән спонсорыбыз – Тимергалиев Р.М. га бик зур рәхмәтебезне белдерәбез, аңа сәламәтлек һәм барлык тормыш иминлеге телибез!