21 январь - 21 февраль көннәрендә Нижнекамск шәһәрендә балалар, яшүсмерләр һәм олылар иҗатының республикакүләм "Туган телгә мәдхия" фестиваль-конкурсы үткәрелде. Конкурсның төп максаты - туган телгә карата мәхәббәтне, мөнәсәбәтне яхшырту, үстерү, киңәйтү. Конкурс нәтиҗәләре буенча, Кукмара балалар музыка мәктәбенең "Сандугач" вокаль ансамбле 1 нче дәрәҗә лауреат (җитәкчеләре-Каримуллин Н.Р., Юзмеева З.А.), Хасанова Мәдинә 1 нче дәрәҗә Лауреат (җитәкчесе-Каримуллин Н.Р.), Кукмара балалар музыка мәктәбе укытучысы Каримуллин Нияз Ришат улы 2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.