25 февраль көнне балалар китапханәсе китапханәчесе Нурия Гайнетдинова Ошторма - Юмья урта мәктәбенең 7 сыйныф укучыларын китапханә белән таныштырды һәм «Һөнәрләр дөньясына сәяхәт» дип исемләнгән дәрес-презентация үткәрде. Ул балаларга һөнәрнең нәрсә икәнлеген һәм яхшы белгеч булу өчен нәрсә белергә кирәклеген, сирәк һәм гадәти булмаган һөнәрләр турында сөйләде. Балалар игътибарына презентация тәкъдим ителде. Балалар конкурсларда актив катнашты, төрле һөнәрләр турында табышмаклар чиште. Чара китап күзәтү белән тәмамланды.