2021 елның 27-28 февральдә Чистай шәһәрендә 2006 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге финалы узды. Финалда Кукмара шәһәренең «Ягуар», Зәйдән «Яшьлек», Чистайдан «Торнадо»,Чаллыдан «Челны» командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча тренер Илдар Ганиев җитәкчелегендәге «Ягуар» командасы икенче урынны яулады. «Иң яхшы һөҗүмче» номинациясендә Динар Җәләев танылды.